Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Йөк машинасы койманы җимереп, торак йортка бәреп керә

“Скания” йөк машинасы текә борылышта идарәсен югалткан

Башкортстанның Кырмыскалы авылында йөк машинасы койманы җимереп, торак йортка бәрелгән. Бу хакта “Башинформ”агентлыгы хәбәр итә.

“Скания” йөк машинасы Рәфыйков урамы буйлап Карлыман авылына таба хәрәкәт иткән. Текә борылышта машина йөртүче идарәсен югалткан. Машина юлдан чыгып китеп, металл койманы җимергән һәм торак йортка бәрелгән.

Биредә яшәүче кешеләр социаль челтәрләрдә  язганча, йөк машинасының тормозы эшләмәгән. Бу борылышта мондый һәлакәт беренче тапкыр гына түгел, чарасын күрергә кирәк, дип яза алар.

Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлакәт урынында дүрт котаручы һәм бер берәмлек техника эшләгән.

Татар-информ

Фото: МЧС по РБ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X