Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ядегәрдә яшәүче Сәвия Хәсәнова – олы йөрәкле әни

Әниебез дә күптән инде лаеклы ялда. Үзенең күпьеллык хезмәтләре өчен  “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесе, ТАССР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук ул беренче, икенче, өченче дәрәҗә “Ана даны” медальләренә дә лаек.

Бүләр болыннары! 
Сәет урманнары!
Гөлләр моңы һәрбер таңында – 
Хәтер кебек уйнап, 
Якты дөнья буйлап
Атлар чаба туган ягымда.

Без бала чакта бу җырны бик еш радиодан җырлыйлар иде. Күптән ишеткәнем булмаса да, аның көе, сүзләре күңел түрендә саклана, чөнки ул – әниебезнең туган якларына багышланган җыр. Сүзләрен дә Мәхмүдә апабызның сыйныфташы, Яңа Сәет авылы егете Дөлфәт Мәликов (шагыйрь Зөлфәт) язган.

Бүгенге көндә Ядегәр авылында яшәүче әниебез Хәсәнова Сәвия Госсәметдин кызы ямьле Мөслим якларындагы Татар Бүләр авылында 1939 елның 20 ноябрендә дөньяга аваз сала. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Олы абыйлары беренче көннән үк сугышка китә, ә әтиләрен яңа төзелгән промбазага эшкә җибәрәләр. Әниебезгә дүрт яшь тулганда алар гаиләләре белән Яңа Үрәзмәт авылына күченә. Шушы авылның яшел урманнары, челтерәп аккан чишмәләре арасында үсә ул. Күршедәге Иске Үрәзмәт авылына йөреп мәктәпне тәмамлый, бик тырышып укый, спортта да алдынгылардан була. Аттестат алгач, белемгә сусаган кыз Минзәлә педагогия училищесына юл тота. Ул елларда юллар да, транспорт та булмаганлыктан, алтмыш чакрым араны җәяү йөреп белем алырга туры килә.

Училищены уңышлы гына тәмамлаган кызны Кукмарага эшкә кайтаралар. Әниебез хезмәт биографиясен балалар бакчасында тәрбияче буларак башлап җибәрә. Тик табигать баласының күңеле һаман авылга тартыла, шуңа да үзен авылга эшкә юллауларын сорый. Шулай итеп, Югары Чура мәктәбенә урнаша. Анда озак хезмәт куймаса да, коллективны, авыл кешеләрен ниндидер бер җылылык белән искә алып сөйли.

Тиздән язмыш аны Ядегәргә китереп төпләндерә. Бу авылда әниебез үзенең тормыш иптәшен очрата: электрик Галимҗан Хәсәнов белән 1963 елда гаилә корып җибәрәләр.

Әни мәктәптә бик тырышып, күңел биреп эшли. Ул укыта да, сыйныф җитәкчесе һәм пионервожатый вазыйфаларын да үти. Укучылар өчен төрле чаралар да үткәрә, бәйгеләргә әзерли, сәяхәтләргә алып бара, кызларны кул эшләренә өйрәтә. Район күләмендәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар алуга ирешәләр.

Әкренләп тормыш мәшәкатьләре арта: әтиебез белән бергәләп биш бала да тәрбиялиләр, мал-туар да асрыйлар, бакчада җиләк-җимеш, яшелчәләр дә үстерәләр. Алар эштә чакта безне карау әби җилкәсенә төшә. 

Ничек барысына да җитешкәндер, әни безгә бәйрәм саен матур күлмәкләр тегә иде. Мөгаен, шуңа күрә апабыз Гүзәл тегүче һөнәрен сайлагандыр да инде. Төрлебез-төрле һөнәр алып, без дә төрле якларга таралыштык, һәркем үз гаиләсен төзеде.

Әниебез дә күптән инде лаеклы ялда. Үзенең күпьеллык хезмәтләре өчен  “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесе, ТАССР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук ул беренче, икенче, өченче дәрәҗә “Ана даны” медальләренә дә лаек.

Якын кешебез хәзерге көндә балаларының, оныкларының хөрмәтен, игътибарын тоеп яши. Укучылары да онытып бетермиләр: һәрдаим хәлләрен белешәләр, очрашуларга чакыралар. Бик зур рәхмәт аларга! Әниебез үзе дә тик тормый: Рәсәйнең төрле төбәкләренә сибелгән туганнарының хәлләрен белергә дә бара, җәен җиләккә йөри, дару үләннәре җыя, кош-корт асрый. Гаилә учагын саклап, безне бер ояга туплап торучы да әле ул.

Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине туган көнең – 80 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озак еллар безне сөендереп, кайгы-хәсрәтсез гомер кичерергә насыйп итсен Аллаһыбыз. 

Барлык балалары, кияү-киленнәре, оныклары исеменнән Гәүһәрия ФӘХРИЕВА (ХӘСӘНОВА).

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сявия апа! чын кунелдян тябрик итям! озын гомер, тазалык саулык телим! Нурия Лябина ( Абдуллина)

    erid: 2VtzqxWHLUk