Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа йорттагы фатирларда җылылык счетчикларын мәҗбүри урнаштырмаска тәкъдим ителә

Счетчик урнаштыруның төп җитешсезлегенең берсе - күп фатирлы йорт эчендә җылылык энергиясен куллану тулысынча контрольдә тотылмый.

Монополиягә каршы федераль хезмәт яңа йортта фатир саен җылылык счетчигын мәҗбүри урнаштыруга каршы  чыкты. Алар торак-коммуналь хезмәтләр чыгымнарында җылылык өчен түләүнең үтә күренмәле булмавын исәпкә алган. Бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королёвка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт йортларны урамда һава температурасының үзгәрүенә һәм электр энергиясен экономияләү мөмкинлеге бирә торган саклык җиһазлары һәм автомат рәвештә җайга салу системалары белән җиһазландырырга тәкъдим итә. Яңа йортларда счетчик урнаштыруның төп җитешсезлегенең берсе - күп фатирлы йорт эчендә җылылык энергиясен куллану тулысынча контрольдә тотылмый.

Яңа йортларда счетчикларны һәр фатирга урнаштырудан баш тарту җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны исәпләүгә йогынты ясамаячак, дип аңлатты Виталий Королёв. Россия Төзелеш министрлыгы 2019 елның гыйнварында җылылыкны индивидуаль исәпкә алу приборларын мәҗбүри урнаштырудан баш тарту инициативасы белән чыкты.

«Татарстанда барысы да төзүчедән тора. Әгәр дә яңа төзелеш проектында фатир саен счетчиклар кую каралган булса, алар булачак», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Счетчик түләүне экономияләми, ә исәпләүне үтә күренмәле итә. «Җылылык өчен түләү - бу безнең квитанциянең 50-70 процентын тәшкил итә. Бу иң зур чыгым һәм үтә күренмәле түгел, чөнки температура графикларын берәү дә контрольдә тотмый», - диде «ТКХ Контроль» илкүләм үзәкнең башкаручы директоры, Иҗтимагый палата әгъзасы Светлана Разворотнева.

Кем һәм нәрсә өчен түләве ачык булсын өчен, счетчикларны мәҗбүри куюны саклап калу яхшырак, дип саный ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk