Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Урәсбаш авылындагы сайлау участогында беренчеләрдән булып 95 яшьлек Анастасия Гурьева сайлады

Илебезнең, республиканың бөтенлеге, иминлеге өчен янып-көеп торучы депутат килсен иде Дәүләт Советына, ди ул


Үрәсбаштагы №1703 сайлау участогына 287 кеше теркәлгән. Биредә Үрәсбаш һәм Танькино авылларында яшәүчеләр тавыш бирә. Участок рәисе Елена Надеева сүзләренә караганда, бу юлы сайлауга халык аеруча актив килә.

-Кемнеңдер эшкә барасы бар, кемнеңдер бакча мәшәкатьләре бит, шуның өчен күп кеше, иртәнге якта ук килеп, депутатлар өчен үз тавышын бирде, - ди Елена ханым. – Безнең участокта дүрт яшь сайлаучы бар. Танькинодан Денис Антонов, Үрәсбаштан Виктория Надеева, Милена Мортазова, Кристина Бектиналар сайлауда беренче тапкыр катнашты.

Виктория Надеева Казан сәүдә-икътисадый техникумының өченче курсында белем ала. Авылда теркәлгән булгач, сайлауга бик теләп туган ягына кайткан.

-Әти белән әнинең, ниндидер бер бәйрәмгә барган сыман, матур итеп киенеп клубка сайлауга баруларын бүгенгедәй хәтерлим. “Нәрсә ул сайлау, нишлиләр соң анда?” - дип сораулар бирә-бирә әниемне алҗытып бетерә идем. Ул исә миңа җайлап кына аңлата, үскәч син дә барырсың, дип әйтә иде. Ул көнне бик озак көтәргә туры килсә дә, ниһаять, җитте бит. Миңа да быел 18 яшь тулды һәм мин, кош тоткандай, беренче тапкыр сайлау участогына килдем. Ишектән килеп кергәч тә, бераз каушап калдым әле. Паспортымны күрсәтеп, имзалар кую, бюллетень алу, тиешле кандидат турысына тамга салу зур горурлык, үзе бер казаныш булды. 2019 елның 8 сентябре күңелемдә бик озак еллар сакланачак, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Виктория.

Өлкәннәр исә сайлауның мөһимлеген аеруча яхшы аңлый. Әнә бит Анастасия апа Гурьева быел да сайлау участогына беренчеләрдән булып килгән. Сүз уңаеннан: авылдагы иң өлкән хатын-кыз ул, аңа декабрь аенда 95 яшь тула.

-Сайлауларны һәрчак көтеп алам. Күңелле бит анда. Үзе тавышыңны да бирәсең, әллә кайчан күрешмәгән авылдашларны очратып, рәхәтләнеп кеше белән дә аралашасың. Җиңгәм Мария исән вакытта сайлауга аның белән бергә бара идек. Хәзер исә үзем генә сайлыйм. Бу юлы сәгать җиде тулуга ук барырга чыктым. Участок өебездән ерак түгел үзе, шулай да мин җитешкәнче шактый вакыт уза. Әмма беренчелекне бу юлы да бирмәдем, - дип елмая ул. – Аллага шөкер, бик рәхәттә, муллыкта яшибез. Пенсияләр вакытында килә, өйләребез җылы, тамаклар тук. Кибетләр эшләп торгач, аларга көн саен тәмледән-тәмле камыр ризыклары кайта, кайнар икмәк ашыйбыз. Безнең баштан кичкәннәрне сез, яшьләргә, күрергә язмасын. Ул вакытлар кире әйләнеп кайтмасын. Илебезнең, республиканың бөтенлеге, иминлеге өчен янып-көеп торучы депутат килсен иде Дәүләт Советына.

фото: Алсу Сәләхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев