Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар авылы җирлегендә хисап җыелышы булды

Җирлектәгеләр үзләрен борчыган сораулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

Кичә Байлангар авыл җирлегендә районыбызның узган елгы эшчәнлегенә багышланган хисап җыелышы булды. 

Байлангар авылының мәдәният йорты танымаслык булып үзгәргән. Биредә капиталь ремонтның соңгы эшләре бара. Бик тиздән заманча итеп ясалган, төзекләндерелгән тамаша, спорт заллары үзләренең ишекләрен ачар дип көтелә. Авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин чыгышыннан күренгәнчә, җирлекне тәртиптә, төзек тоту буенча узган ел биредә үзара салым акчасына күп эшләр башкарылган. Киләчәккә булган планнары да күркәм.

undefined

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина исә районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Җыелыш барышында шулай ук «Урал» җәмгыятенең җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, участок уполномоченные Айнур Җиһаншинның чыгышлары тыңланды. 

undefined

Җирлектәгеләр үзләрен борчыган сораулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Әйтик, Сазтамак авылында яшәүчеләр авылларына берәр төрле дәүләт программасы хисабына клуб төзеп булмасмы, диделәр. Байлангар мәдәният йортында балалар өчен баян буенча түгәрәк ачып булмасмы, дигән үтенеч тә яңгырады. Ә күп итеп сыер малы асраучы Камалиевлар гаиләсен терлекчелек өлкәсендәге төрле программалар, сөтнең бүгенге кыйммәте кызыксындыра. Аларның һәркайсына тәфсилле аңлатмалар бирелде.

undefined

Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев