Йөк машинасы белән 24 яшьлек Чаллыда яшәүче кеше идарә иткән.
Кичә Татарстанда йөк машинасы 50 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Юл һәлакәте кичке тугызда М7 трассасының 856 нчы чакрымында — Питрәч районы Шәле авылы янында булган, дип яза «Татар-информ» МА.
Йөк машинасы белән 24 яшьлек Чаллыда яшәүче кеше идарә иткән. Хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.
Хәзерге вакытта тикшерү оештырылган, авариянең сәбәпләре ачыклана. Юл-транспорт һәлакәте урынына Питрәч районы прокуроры Алмаз Әхмәтшин чыкты. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев