Татарстанда яңа туган баланы кибет янында калдырганнар
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яңа туган баланы кибет янында калдырганнар

Ул пакетка эчендә булган

Бүген Чирмешәндә кибет янында  яңа туган ир баланы табып алганнар. Ул пакетка эчендә булган. Бу турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сабый бүген туган. Табиблар баланың сәламәтлек торышын уртача авырлыкта, тотрыклы, дип бәяли. Бала сәламәт, ул җитлегеп туган. Хәзер Әлмәт перинаталь үзәге табиблары күзәтүендә», - диде ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев