Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 3 727 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 3 727 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 76 883 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 3 727 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 яшькә кадәрге балалар – 324 кеше. 416 кеше дәваханәгә салынган.

Казанда коронавирус йоктыруның 1 846, Яр Чаллыда – 563 очрагы ачыкланган. Авыручылар барлыгы 33 районда теркәлгән.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 76 883 очрагы теркәлгән, 48 077 кеше терелгән, шул исәптән 2 032 - узган тәүлектә.

фото:  «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев