Татарстанда тагын 271 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Авыру йоктыручылардан 48 кеше хастаханәгә озатылган, 193 кеше өендә дәвалана.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 271 яңа очрагы ачыкланган, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«48 кеше хастаханәгә озатылган, 193 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Коронавирус йоктыру очракларының күпчелеге (174) Казанга туры килә. Чаллыда – 34 очрак теркәлгән. Муниципалитетлар арасында инфекция йоктыручылар саны буенча Питрәч районы (6) әйдәп бара.
18 ноябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясенең 35 меңгә якын очрагы ачыкланган, 27,6 мең кеше (шуларның 192се – узган тәүлектә) ковидтан терелгән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев