Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 34 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 34 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7549 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 34 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 30 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 24 очрак. Питрәч районында - 2, Яр Чаллы, Аксубай, Апас, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Тукай  районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7549 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6374 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев