Татарстанда самолет егылып төшкән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда самолет егылып төшкән

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы бар.

Якынча мәгълүматлар буенча, бүген 9.23 сәгатьтә Минзәләдә РЭС базасы янында самолет егылып төшкән, дип яза «Татар-информ» МА.

«Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны фаҗига урынына бара. Мәгълүмат ачыклана», — диделәр республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы бар. 

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев