Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 88 яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 88 яңа очрагы расланган

Инфекция йоктырган 20 кеше хастаханәгә салынган, 68 кеше өйдә дәвалана.

Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 88 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

20 кеше хастаханәгә салынган, 68 кеше өйдә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, ә калганнары элемтә юлы белән инфекция алу очраклары.
Иң күп зарарлану очраклары Казанда теркәлгән — 51 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 21, Яшел Үзән районында – 5, Арчада – 3, Әтнә һәм Саба районнарында икешәр кеше. Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Балтач, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Ютазыда берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 2400 очрагы расланган. 1301 кеше савыккан.

фото: ИА «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев