Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер ир-ат өстенә түбәдән кар төшкән

60 яшь ир шунда ук үлгән.

Татарстанда яшәүче бер кеше өстенә шәхси йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Фаҗигага юлыккан ир-атка 60 яшь, дип яза  «Татар-информ» МА.

Бу хакта бүген иртәнге сәгать унда 112 хезмәтенә хәбәр килгән. Һәлакәт шаһитлары Казан янындагы Киндери бистәсенең Станция урамында урнашкан йорт түбәсеннән ир-ат өстенә кар ишелеп төшүе турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Урынга коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Табиблар ир-атның үлемен теркәгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев