Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда авариядә хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган

“Тойота” рулендәге 25 яшьлек кыз куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл уңае хәрәкәте юнәлешендә юл читенә очып төшә

Лаеш райнында юл читенә очып төшкән машинада хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

“Авария Каип авылыннан ерак түгел җирдә, трассаның 34нче чакрымында булган. “Тойота” рулендәге 25 яшьлек кыз куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл уңае хәрәкәте юнәлешендә юл читенә очып төшә. Машина әйләнә. Авария нәтиҗәсендә, яшь кыз урында вафат була, ул иминлек каешларын эләктермәгән булган. Шулай ук алган яралардан 5 айлык бала да вафат булган. Ул автолюлькада яткан”, - диделәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шаһитләр сөйләвенчә, авария нәтиҗәсендә, бала яткан автолюлька машинадан очып чыккан. Ул каеш белән эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.

Татар-информ

Фото: соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X