Татарстан юлында такта төягән «КАМАЗ» әйләнеп капланган
Соңгы яңалыклар

Татарстан юлында такта төягән «КАМАЗ» әйләнеп капланган

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана

Татарстан юлында такта төягән «КАМАЗ» әйләнеп капланган. Бу хакта һәлакәт шаһитлары социаль челтәрдә хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте Биектау һәм Әтнә районнары чигендә булган.

Фотоларда йөк машинасының түбәсенә әйләнеп каплануы күренә. Юл хәрәкәте чикләнгән. Автомобиль кабинасы яньчелгән.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, дип яза "Татар-информ".

 

фото: соцсети

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев