Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә

Иртәгә көндез республикада һава температурасы 23-28 градус булачак.

Иртәгә, 5 август көнне, Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгырлар булачак, дип кисәтә Татарстан синоптиклары.  

Яшен вакытында җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Моннан тыш, боз явуы да ихтимал, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан һава торышы бозылу турында хәбәрдә. 

Төнлә һава температурасы  14-19 градус җылы булачак, ә көндез 23-28 градус эсслек көтелә, дип яза Татар-информ.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев