Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Танылган блогер Василий: Сайлауларда катнашырга вакыт табарга кирәк

Василий сайлау участогына иртә белән үк килде, кырга чыгып киткәнче эшне бетерергә булды

Басу-кырларда уракның кызган чагы. Игенчеләр матур, аяз көннәрдән булдыра алганча файдаланып калырга тырыша. Көне түгел, сәгате, минуты кадерле, игеннәрне югалтуларсыз җыеп бетерәсе бар, ди алар. Шундый кызу эш вакытында алар сайлауларда катнашырга ничек вакыт тапты икән? Шул уңайдан без Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючы танылган блогер Василийга шалтыратып белешергә булдык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кукмара районыннан танылган блогер Василий сайлау участогына иртә белән үк килде, кырга чыгып киткәнче эшне бетерергә булды. . - Чыннан да, хуҗалыкта эшнең кызу чагы: иртәнге сәгать алты тулып унбиш минутларда кырга чыгып китәбез һәм кичке җиде-сигезләрсез кайтып кермибез. Тик шулай да сайлауларга бармыйча булмый, үз тавышыңны бирергә кирәк. Үткән ел Президент сайлауларында да катнашкан идем. Хәтерлим әле: ул чакта эш болай ук тыгыз түгел иде, - диде ул. – Бүген исә мин сайлау участогына иртә белән үк килдем, кырга чыгып киткәнче эшемне бетерергә булдым. #ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ #кукмор #кукморновости #татарстан #РТ #kukmor #kukmor_tatarstan #Tatarstan #кукмара #кукмарарайоны #кукмарам #татарстан #казан #хезмэтданы #хезмәтданы #трудоваяслава

Публикация от ???Новости Кукмора (@kukmor_tatarstan)

- Чыннан да, хуҗалыкта эшнең кызу чагы: иртәнге сәгать алты тулып унбиш минутларда кырга чыгып китәбез һәм кичке җиде-сигезләрсез кайтып кермибез. Тик шулай да сайлауларга бармыйча булмый, үз тавышыңны бирергә кирәк. Үткән ел Президент сайлауларында да катнашкан идем. Хәтерлим әле: ул чакта эш болай ук тыгыз түгел иде, - диде ул. – Бүген исә мин сайлау участогына иртә белән үк килдем, кырга чыгып киткәнче эшемне бетерергә булдым.

Хәзерге вакытта Василий К-704 тракторы белән Яңа Сәрдек ягындагы бөртеклеләрдән бушап калган җирләрне туңга сукалый икән.

- Чәчүдә, ашлык суктыруда, үләннәрне егуда да эшләп карадым, тик иң шәбе җир сукалау инде, - ди блогер. – Чәчкән орлык тишеләме, үсәме, тагын әллә ниләр дип борчыласы юк. Суканың тирәнлеген көйләп куясың да рәхәтләнеп эшлисең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X