Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сәрия Сабирова: Исән-сау булып, хезмәтебезнең әҗерен күреп яшәргә язсын

Бу ел райондашларыбыз күңелендә нинди хатирәләр калдырды икән? Шул турыда сораштык әле

Сәрия САБИРОВА, Балыклы авылы:

- Бу ел күңелебезгә күңелле, сөенечле вакыйгалар белән кереп калыр. Чөнки җәйнең июль, август айларында, безне сөендереп, ике оныгыбыз дөньяга килде - әби, бабай булдык. Баланың баласы балдан татлы, диләр иде, бу, чыннан да, шулай икән. Үзебез өч кыз тәрбияләп үстердек. Икесе Олыяз авылына кияүгә чыгып, бүгенге көндә Казанда гомер итәләр, төпчек кызыбыз да башкалада укый. Аларның кайтканнарын сагынып көтеп алабыз. Исән-сау булсыннар, оныкларыбызны тигезлектә үстерсеннәр. Авылда маллар асрап гомер итәбез: биш сыерыбыз, бозауларыбыз бар. Аллага шөкер, кыш буена җитәрлек терлек азыгы да хәзерли алдык. Исән-сау булып, хезмәтебезнең әҗерен күреп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев