Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар октябрьдә һава торышы турында фаразларын әйтте

Илнең Европа өлешендә киләсе айда шактый җылы булыр дип көтелә.

Россия Гидрометеорология үзәгенең фаразлары буенча, октябрь аенда Россиянең Европа өлешенең төньягы, Мәскәү төбәген дә кертеп, «җылылык зонасында булачак». Бу хакта оешманың фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.

Шул ук вакытта киләсе айда Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләрендә, Красноярск краеның көньягында, Хакасиядә һәм Тывада, Байкал алды һәм Байкал арты территориясендә, шулай ук Ерак Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә дә салкын булачак.

«Россиянең калган территориясендә октябрьдә температура нормага якын булыр дип көтелә», - дип аңлатты метеоролог.

Шуның белән бергә, Россия Гидрометорология үзәгенең фәнни җитәкчесе сүзләренчә, Архангельск өлкәсендә һәм Ненец автономияле округында, Алтай һәм Приморье крайларында, Магадан өлкәсендә һәм Чукотка автоном округында явым-төшем нормадан артык яварга мөмкин.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев