Синоптиклар алдагы көннәрдә нинди һава торышы булуын фаразладылар
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар алдагы көннәрдә нинди һава торышы булуын фаразладылар

Яңгыр явармы?

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, республикада антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында үзгәрә. 


Пәнҗешәмбе, 25 майда, республикада тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була.  «Җомга көнне дә шундый ук һава торышы саклана», - дип кисәтә синоптиклар.


Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Урыны белән яңгыр көтелә.


Фото: Гулия Нигматулина / "Трудовая слава"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев