Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Шәхри Казан» газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

Хәзерге укучы, барыннан да элек, газетадан матурлык эзли, дип билгеләп үтте газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, бүгенге көн укучысы басма газетадан матурлык эзли, дип яза «Татар-информ».

«Интернетта иң популяр темалар — шоу-бизнес һәм фаҗигаләр, ә газетада укучы ул темаларны күрергә теләми. Элек безнең газетада криминал рубрикасы булган. Без бер колонка итеп кенә ул рубриканы кайтарып карадык, тик укучы кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде», - дип сөйләде баш мөхәррир.

Ул укучыларның файдалы киңәш, сорау-җавап һәм дин рубрикасын яратып укуын әйтте. Аның фикеренчә, халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк, чөнки халык укый башлады. «Ул пандемия вакытында бик сизелде. Авыр булыр дип курыккан идек, ә укучыда, киресенчә, ихтыяҗ туды», - дип сөйләде Сабиров.

Моннан утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны чыккан. «Ул вакытта милләт язмышы турындагы темалар актуаль булган һәм әдәбиятка бик зур урын бирелгән. Ул редакциядә бик күп шагыйрьләр эшләү белән бәйле булгандыр», — дип сөйләде Радик Сабиров.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk