Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сагынабыз сине, дустым!

Көтмәгәндә-уйламаганда үлем дигән явызлык аны арабыздан алып китте.

Без, 1963 елгылар, Каенсар авылыннан 11 кыз идек, сыйныфта малайлар юк иде безнең. Дөресрәге, алар 2-3 бөртек иде. 3нче сыйныфны бетергәч, Иштуганга укырга киттеләр. Ә без, кызлар, Байлангар урта мәктәбенә юл тоттык. Малайларга тиң шук, тиктормас вакыт. Берәребезне кыерсытсалар, көтүебез белән аңа ярдәмгә ташлана идек.

8 чакрым мәктәп белән авыл арасын кыш көне – чаңгыда, яз-көз велосипедта йөрдек. Күңелле, шау-шулы мәктәп еллары артта калды. Тормыш юллары ике кызны читкә алып китте, тик күпчелегебез үзебезнең якта төпләнде. Гаилә мәшәкатьләренә карамастан, һәр елны диярлек җәй көне җыелышып очраштык.

Бәхетле идек без, пенсия яше артканчы, барыбыз да лаеклы ялга чыгып калдык, 2018 елда гөрләтеп һәрберебезнең юбилейларын уздырып, ашларга йөрештек. Балалар үскән, тормыш көйләнгән, яшисе дә яшисе...

Көтмәгәндә-уйламаганда үлем дигән явызлык безнең Фираябызны арабыздан алып китте. Үтә дә сабыр, итагатьле, сөйкемле иде ул. Яшьли өч баласы белән тол калды, ире Рәшитне, ничә елга сузылган каты авыруга карамастан, кадерләп-тәрбияләп озатты. Өч баланы аякка бастырырга күпме көч, сабырлык, тырышлык кирәк бит. Ә Фирая бөтен көчен, тормышын балаларына багышлады.

Сагынабыз сине, дустым! Бу дөньяда кылган барлык изгелегең үзеңә әҗер-саваплар булып барсын, урыннарың оҗмах түрләрендә булсын иде, Фирая.

Сыйныфташлар исеменнән Мөршидә, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk