Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев православие динендәге райондашларыбызны һәм кунакларны Пасха белән котлады

Пасха ул — тынычлыкка, миһербанлыкка, тәүбә итүгә, үпкә-ачу сакламаска Илаһтан иңдерелгән өндәү.

Район башлыгы Сергей Димитриев православие динендәге райондашларыбызны һәм кунакларны  Олы бәйрәм — Пасха белән котлый. 

— Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм, — диелә котлауда. — Пасха ул — тынычлыкка, миһербанлыкка, тәүбә итүгә, үпкә-ачу сакламаска Илаһтан иңдерелгән өндәү. Православие һәм ислам диннәре арасында элек-электән нык дуслык-татулык урнашкан районыбызда Христосның яңадан тууын бәйрәм итү һәрчак кешеләрнең бер-беренә хәерхаһлыгы һәм бердәмлеге рухында уза. Без яшәгән четерекле заманда уртак җиребездә барлык милләт һәм дин вәкилләре тарафыннан тупланган мәңгелек рухи хәзинәләрне — төрле халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәтне, үзара аңлашуны саклау һәм көчәйтү бигрәк тә зур әһәмият ала. 

Пасха бәйрәме өйләрегезгә тынычлык белән керсен, һәрберегезнең йөрәген туганнары һәм якыннары арасында аралашу шатлыгы белән тутырсын! Чын күңелдән сезгә тормышыгызда рух күтәренкелеге, тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев