Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Мин бит татар малае-2020” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Кукмаралылар төрле биремнәрдә көч сынашты.

Бүген «Галактика» балалар иҗат үзәгендә «Мин бит татар малае-2020» бәйгесенең йомгаклау туры узды. Әлеге чарада «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, мәгариф идарәсеннән Нурия Хаҗиева, Миләүшә Шаһабиевалар, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Регина Ваккасова, «Халыклар дуслыгы йорты» әгъзасы Нурия Закирова һәм башкалар катнашты.

Бәйгенең таләпләре буенча малайлар үзе һәм нәселе белән таныштырдылар, бирелгән вакыт эчендә конструктордан карават, машина, арба кебек әйберләр җыйдылар, кармак белән балык тоттылар, өйдә ясаган кул эшләрен тәкъдим иттеләр, татар халкының милли йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр чыгыш презентация белән үрелеп барылды.

«Оныгым Раян өчен көч биреп торырга дип, хәтта өйдә авыру бабамны калдырып, юлда очраган очраклы машинага утырып килдем. Һәр катнашучы да бик сәләтле. Зур сәхнәдә авыл баласы каушап кала бит, ә шәһәрнекеләр инде ияләнгән, үзләрен иркен тота. Бәйрәм бик ошады, алга таба шундый чаралар оештырылсын идее», - дип, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Адайдан Фәнүзә Миннегалиева.

«Мин бит татар малае» бәйгесенең җиңүчесе дип, «Кыңгырау» балалар бакчасыннан 4 яшьлек Данир Хаҗиәхмәтов танылды. Һәр катнашучыга төрле номинацияләр буенча грамота, истәлек бүләкләре, татар малае дигән билгеләр тапшырылды.

фото: Йолдыз Низамеева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk