Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Марина Иванова: Минем күптәнге хыялым да тормышка ашты

Бу ел райондашларыбыз күңелендә нинди хатирәләр калдырды икән? Шул турыда сораштык әле

Марина ИВАНОВА, Кукмара:

- Бу ел минем өчен бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч вакыйгаларга бай булды. Төрле форумнарда, конкурсларда катнаштым, кызыклы кешеләр белән очраштым. Әйтик, удмурт яшьләренең туган телне саклап калуга багышланган “БиГерд” форумы, “Мудорвай” республика конкурслары... Шулай ук мәдәниятара алмашу программасы кысаларында Америка Кушма Штатларында командировкада булдым. Анда җирле халыкның мәдәниятен һәм телен саклау эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклаштык. Вашингтон, Нью-Мексико, Оклахома, Аляска штатларында һәм эре Чероки, Навахо, кечкенә Ючи, Осии кабиләләрендә булырга туры килде. Минем күптәнге хыялым да тормышка ашты: ниһаять, Нью-Йорк шәһәрен күрдем. Шулай ук Россия, Татарстан буенча да бик күп сәяхәт-командировкаларга йөрдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев