Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас урта мәктәбендә хәрбиләр өчен махсус принтер ярдәмендә детальләр ясыйлар

Төп эш хезмәт дәресләрендә куллану, программалар ярдәмендә квадрокоптерлар, детальләрнең 3Д модельләрен ясау өчен алынган зур принтерда алып барыла.

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм туплаудан мәгариф учреждениеләре дә читтә калмый. Манзарас урта мәктәбенең укытучылар, укучылар коллективы, әти-әниләр хәрбиләргә азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена чараларыннан тыш, махсус принтер ярдәмендә ясалган җайланмалар да әзерләп җибәрә.

— 3Д принтерында сугышчылар өчен кирәк-яраклар ясап булганын элегрәк тә ишетеп белә идек. Шуның өчен без дә районның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы, махсус хәрби операция зонасындагы егетләр белән сөйләшеп, киңәшләшеп, аларга аеруча да мөһим булган җайланмаларны ясап карарга булдык һәм башкарып чыктык. Хәзер дә мессенджерларда ачылган төрле каналларда, «Кул эше осталары — фронтка» дигән төркемдә корылмаларның модельләре турында сөйләшәбез, үзара тәҗрибә уртаклашабыз, — ди мәктәпнең технология фәне укытучысы Илсур Камалов.

Төп эш хезмәт дәресләрендә куллану, программалар ярдәмендә квадрокоптерлар, детальләрнең 3Д модельләрен ясау өчен алынган зур принтерда алып барыла. Анда башлыча хәрбиләргә җибәрү өчен күләмле җайланмалар җитештерелә. Ә инде бераз кечерәк принтер исә вак-төяк эшләнмәләр өчен кулланыла. 

— Станоклар әкрен генә өзлексез эшләп утыра. Аны карап, күзәтеп торасы юк. Махсус программа ясап, сызымын принтерга җибәрәсең дә, ул кирәкле детальне әзерли. Бер комплект якынча тәүлек дәвамында ясала, «хвостовик» исә 45 минут эчендә әзер була, — ди укытучы.

— Без ясаган әйберләр, әйтик, «хвостовик» һәм «накольниклар» гранатага төгәл итеп мишеньгә төшәргә һәм дрон операторына кирәк булган урында шартларга ярдәм итә. Шулай ук калган җайланмалар да сугышчылар өчен бик кирәк. Кейслар герметик булганлыктан, дымны үткәрми. Медицина юнәлешендә файдаланылучы футлярлар исә ампулаларны ватылу, яраксыз хәлгә килүдән саклый. Райондаш хәрбиләрнең соравы буенча 14 апрельдә 80нән артык дару препаратын, ампулалар салырга футляр, берничә дистә кейс һәм башка җайланмалар махсус хәрби операция зонасына ясап җибәрелде.

Пластмассадан әлеге җайланмаларны җитештерү өчен чимал да кирәк. Ул яктан «Сугышчан кардәшлек» оешмасы булыша икән, шулай ук мәктәп тә иганәчеләр ярдәме белән шактый материаллар сатып алган.

— Махсус хәрби операция зонасында булган райондаш егетләргә беренче көннән үк көчтән килгәнчә булышабыз. Без әлеге эшне балаларга патриотик тәрбия бирүнең бер алымы дип кабул итәбез. Соңгысында 35 тартма тутырдык. Анда азык продуктлары, медицина препаратлары, эчке кием, көнкүреш кирәк-яраклары һәм үзебезнең мәктәптә ясалган җайланмалар бар иде. Уку елы ахырына кадәр тагын бер ярдәм җыюны оештырырга ниятлибез, — ди мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтова. — «Сугышчан кардәшлек» оешмасы ветераннары белән дә даими элемтәдә торабыз. Өлкән сыйныф укучылары алар белән бергә базада тупланган ярдәмне машиналарга төяүдә дә булышты. Егетләр аннан бик тәэсирләнеп, үзләреннән өлеш кертә алуларына сөенеп кайтты. Хәрбиләр белән ике арада элемтә дә бар. Укучылар язган хатларны алган ир-егетләрнең туганнары рәхмәт йөзеннән балаларга күчтәнәчләргә кадәр бирә. Мәктәбебезнең бер чыгарылыш укучысы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Кызганыч, Денис Батров исемле бер укучыбызны югалттык. Ул батырларча һәлак булды. Тиздән аның истәлегенә белем йортына мемориаль такта ачарга планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев