Мамадыш-Кукмара юлында булган транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, өчесе имгәнгән
Соңгы яңалыклар

Мамадыш-Кукмара юлында булган транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, өчесе имгәнгән

«Форд Мондео» белән тугызынчы модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелү сәбәпле, бер кеше үлгән, өчесе имгәнгән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә кич Мамадыш-Кукмара юлында булган.

«Форд Мондео» белән тугызынчы модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән. Өч кеше имгәнгән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Татар-информ

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев