Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Магнит» кибетләрендә дуңгыз ДНКсы кергән "хәләл" колбаса саталар

«Царицыно» ААҗ җәмгыятенә “хәләл” сертификатын „Хәләл“ Аудит Һәм контроль буенча үзәге" компаниясе биргән

“Краснодар өлкәара ветеринария лабораториясе” ФДУ «Царицыно» ААҖ җитештергән «Говяжья особая» колбасасында дуңгыз ДНКсы булуын ачыклаганнар.

«Татар-информ» агентлыгына ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Рәисә Шкиря, колбаса үрнәге лабораториягә агымдагы елның июлендә килде дип белдерелгән. Заказчы мәгълүматлары буенча колбаса “Магнит” кибетеннән сатып алынган.

«Царицыно» ААҗ җәмгыятенә “хәләл” сертификатын „Хәләл“ Аудит Һәм контроль буенча үзәге" компаниясе биргән. Бу хәлне намуссыз көндәшләр һәм продуктта дуңгыз ите булуын күрсәтми торган нәтиҗәсез тестлар белән аңлаттылар.

Әлеге колбаса Татарстанда «Магнит» кибетләр челтәрендә сатыла.

Татар-информ

Фото: Диана Авакян
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев