Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Купка мәдәният йортында “Мөнәҗәтләрдә - халык авазы” исемле кичә узды

Анда авылның мөслимәләре бик матур итеп мөнәҗәтләр, моңсу бәетләр әйттеләр

Купка мәдәният йортында “Мөнәҗәтләрдә - халык авазы” исемле кичә узды. Анда авылыбызның мөслимәләре бик матур итеп мөнәҗәтләр, моңсу бәетләр әйттеләр. Фәүзия Баһаветдинова, Фәрит Зарипов һәм Тәлгать Зиннәтуллиннар тамашачыларга үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Купка мәдәният йортында эшләп килүче “Хозур” төркеме башкаруындагы “Бизәкле шәлләр” биюе бәйрәмгә ямь өстәде.

Фәүзия Басыйрованың улы Рамискә багышлап язган бәетен тыңлаганда тамашачыларның күзләре яшьләнде. Рәшидә абыстай да авылдашыбызга атап үзе язган “Токарь Минехай” бәетен башкарды. Нәкыя Зарипова, Гөлзия Зиннәтова, Минесәлимә Ситдикова, Гөлфия Хафизова, Дамира Рәхимҗановаларның чыгышлары да сокланырлык иде. Барыбыз да бәйрәмнән рухи азык туплап өйләребезгә таралыштык, дип хәбәр итте Купка мәдәният йорты директоры Заһидә Галиморва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев