Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарының Туеш микройонында «Чишмә бәйрәме» үткәрелде

Кичә балалар һәм өлкәннәр арасында викторина рәвешендә барды.

Җомга көнне Туеш чишмәсендә «Чишмә бәйрәме» үткәрелде. Бәйрәмгә әлеге районда яшәүче халык, Манзарас мәктәбе коллективы,  "Галактика" балалар иҗат үзәге, музей хезмәткәрләре,  якташ шагыйрьләребез, район китапханәсе каршында эшләп килүче «Сөембикә» иҗат берләшмәсе чакырылган иде.

Кичә балалар һәм өлкәннәр арасында викторина рәвешендә барды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Кукмара тарихы, татар әдәбияты, экологиягә кагылышлы сораулар биреп, катнашучыларның белемен барладылар. Бәйрәм барышында якташ шагыйрьләр иҗатлары белән таныштырдылар, ахырдан буа яр буена күпьеллык чәчәкләр утыртылды.
Чишмә инде берничә буынны тәмле, мул суы белән тәэмин итеп тора , ә 2019 елда түбә астына алынып, матур итеп эшләнелә. Быел грант акчасы һәм халык ярдәме белән буа булдырылып, тирәлеген матурлый башлаганнар.

«Эшкә чыгып, халык белән танышкач, Айрат хәзрәт Шәфигуллинның проекты белән грантта катнаштым, дүртенче урынга лаек булып, 300 меңгә якын акча белән бүләкләндек. Иң беренче чиратта тирән итмичә генә күл ясадык, мәчеткә йөрүче ир-атлар чокырын казыдылар, “Чиста шәһәр” җәмгыяте эшчеләре ярларына чирәм чәчте, сукмаклар булдырды. Ләкин акча җитмәде, әле алга таба да планнар зурдан. Шуны исәптә тотып, тагын грантта катнашабыз. Киләчәктә шушы яр буенда күпергә кадәр “Сәламәтлек сукмагы” ясарга планлаштырабыз», - ди «Магистральный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Диләрә Нуриева.

Диләрә Нуриеваның сүзләренә караганда, бу районда халыкка ял итү өчен урыннар аз, таш юллар да искереп бара. Зур су, чишмә юлдан узучыларга күренеп тора, үзе халыкны җәлеп итә. Киләчәктә дә халык монда тартылыр, матур ял итү урынына әйләнер, ди ул.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk