Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары республика конкурсында район данын яклаячак

Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды «Имин тәгәрмәч – 2020» бәйгесенең зона этабында призлы урыннар алды.

Манзарас урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илшат Шәфигуллин җитәкчелегендәге «Күңелле светофор» яшь инспекторлар отрядының «Куркынычсыз тәгәрмәч» ярышының муниципаль этабында җиңү яулаулары традициягә әверелде. Инде 2009 елдан алар, район данын яклап,  республика бәйгесендә катнаша.

Күптән түгел Казанда «Куркынычсыз тәгәрмәч-2020» бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйге юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту, балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмауны күздә тотып оештырыла. Быел республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 19 команда катнашты. Анда Манзарас урта мәктәбенең 5а сыйныфы укучылары Ландыш Борһанова, Данис Хәйруллин, Илназ Мөхәммәтов, Алинә Нургалиевалар да көч сынашты. Ярышлар шәхси беренчелектә һәм командалар арасында оештырылды.
Иң элек һәр командага юл күрсәтүче карточкалар тапшырылды, алар шуның ярдәмендә станцияләр буенча хәрәкәт итте.

«Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» станциясендә катнашучыларның юлда очраган төрле ситуацияләрдә ориентлашулары, шулай ук күрү хәтере, игътибарлылыклары тикшерелде.

Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен белү бәйгесе практик һәм теоретик өлештән торды. Яшь инспекторлар сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, яраны бәйләү күнекмәләрен дә искә төшереп, кабатлап күрсәтте.

«Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» станциясендә рәсем буенча өйдән алып мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрут төзергә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны күрсәтергә, юл билгеләрен дөрес урнаштырырга кирәк иде.

Иҗади бәйге укучыларның сәләтен ачарга ярдәм итте. «Татарстан “Юид”чылары сугыш еллары хәтеренә тугры» темасын сәхнәләштерү бик кызыклы һәм образлы булды. Катнашучыларның презентацияләре төрле бизәкле фоторәсемнәр, шигырьләр һәм җырлар белән барды.

«Автошәһәрчек» станциясендә укучылар юл хәрәкәтен җайга салучы техник чараларны, юл билгеләрен саклап, биш минут эчендә алты контроль пункт үтте.

Катнашучыларның белем һәм күнекмәләрен практикада күрсәтү максатыннан, велосипедны фигуралы йөртү оештырылды. Отряд җитәкчеләре үз укучыларына ярдәм итәргә тиеш булмаганлыктан, барлык сынауларда да алар читтән генә көч биреп торды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта – өч, ә команда зачеты белән иҗади бәйгедә өчәр команда җиңү яулады. Команда беренчелегендә, команда зачетының «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» бәйгесендә безнең мәктәп укучылары өченче урын яулады. Велосипедны фигуралы йөртү буенча шәхси беренчелектә Ландыш Борһанова икенче урын алды.

Бәйге җиңүчеләре 21-22 октябрьдә Казанда «Динамо» спорт үзәгендә узачак республика этабында районыбыз данын яклаячак.

Гөлнара КАДЫЙРОВА,
педагог-китапханәче, музей җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk