Кукмараның Ворошилов урамында янгын чыккан
Бина 1870 елда төзелгән. Янгын йортның икенче катындагы 43 квадрат метр мәйданны биләгән бүлмәдән чыга, түшәм һәм идән кара күмергә әйләнә
Кичә, 2 июль көнне, Кукмара янгын-коткару часте пультында шәһәрнең Ворошилов урамы, 6 йорт адресы буенча урнашкан торак булмаган йорт яну туында хәбәр алына. Бина 1870 елда төзелгән. Янгын йортның икенче катындагы 43 квадрат метр мәйданны биләгән бүлмәдән чыга, түшәм һәм идән кара күмергә әйләнә. Янгын сүндерүчеләрне күрше йортларда яшәүчеләр каршы ала, янгын турында да алар хәбәр иткән була. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев