Бурыч 2 млн сумнан артып киткән
Прокуратура “Яңа тормыш” һәм “Уңыш” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакын түләмәү фактларын ачыклады.
Хуҗалыкларның 214 кешегә хезмәт хакы буенча бурычлары булган. 2019 елның июнь-июль айларында ул 2 миллион сумнан артып киткән. Прокуратура, гражданнарның бозылган хокукларын торгызу максатыннан, әлеге предприятие җитәкчеләре адресына күрсәтмәләр кертте.
Хәзерге вакытта закон бозу очраклары бетерелгән: хезмәткәрләргә тиешле хезмәт хакы тулы күләмдә түләнгән.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев