Россия суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Андрей Вячеславович Михайлов гражданнарны һәм оешма вәкилләрен кабул итә
24 августта Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары хезмәте бинасында (адресы: Балтач поселогы, Булатов урамы, 24/2) Татарстан Республикасы буенча Россия федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Михайлов Андрей Вячеславович гражданнарны һәм оешма вәкилләрен кабул итәчәк.
Кабул итү вакыты 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
фото: tatcenter.ru
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев