Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Котлыйбыз!

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Рамил Вәлиев (Вахитов исемендәге хуҗалык), Радик Таҗетдинов (“Урал” хуҗалыгы), Леонид Михайлов (“Рассвет”), Минзилә Исрафиловаларга (“Урал” җәмгыяте) – “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, Илдус Насыйбуллинга (Вахитов исемендәге хуҗалык) – “Татарстан  Республикасының атказанган зоотехнигы”, Айдар Габделхаковка (“Яңа Тормыш”) – “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”, Ринат Садриевка (металл савыт-саба заводы) – “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” дигән Мактаулы исем бирелде.
***
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр:
Илназ Галәветдинов – “Урал” җәмгыяте, Расим Әхмәтҗанов – “Восток Агро”, Миннеәхмәт Гозәеров – Айнур Ризванов крестьян-фермер хуҗалыгы.
***
Кукмара муниципаль районы үсешенә зур өлеш кертүләре, Татарстан Республикасында, Россиядә һәм халыкара аренада аның ролен һәм абруен күтәрүләре өчен район башлыгы урынбасары Равия Каримуллинага, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка “Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
***
“Урал” хуҗалыгының сыер савучысы Нурисә Хәсәнова, хезмәт ветераны, ветераннар хәрәкәтенең актив катнашучысы Габдрахман Һадиев “Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр,

4нче урта мәктәпнең югары квалификацияле технология укытучысы, “Укытучы-оста” республика гранты иясе Альбина Якупова “JuniorSrills” стандартлары буенча “Яшь профессионаллар” (WorldSkills) ачык төбәк чемпионатында катнашучыларны әзерләүгә зур өлеш кертүе өчен “Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk