Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар "Кунаклашу" конкурсында катнашып җиңү яуладылар (фото)

Әлеге фестивальдә 600 катнашучылар- Казахстан, Якутия, Түбән Новгород, Мари Эл, Удмуртия, Чувашия, Ульяновск, Башкортстан, Татарстан районнары- "халык җырларын башкару", "фольклор ансамбльләр", "халык уен коралларында башкару", "халык биюләре" номинацияләрендә көч сынаштылар. Фестивальдә Кукмара шәһәренең талантлары да катнашып, җиңү яуладылар.

Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Кунаклашу" халык сәнгате иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Әлеге фестивальдә 600 катнашучылар- Казахстан, Якутия, Түбән Новгород, Мари Эл, Удмуртия, Чувашия, Ульяновск, Башкортстан, Татарстан районнары- "халык җырларын башкару", "фольклор ансамбльләр", "халык уен коралларында башкару", "халык биюләре" номинацияләрендә көч сынаштылар. Фестивальдә Кукмара шәһәренең талантлары да катнашып, җиңү яуладылар. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы, Аш-Буҗи авылы кызы Гөлмәръям Хәсәнова "халык җырларын башкару" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат (Җитәкчесе-Кәримуллин Нияз Ришат улы), Казан дәүләт мәдәният институты студенты-магистранты, Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы - Нияз Кәримуллин "халык җырларын башкару" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!!!!???????

    erid: 2VtzqxWHLUk