Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага Карелиядән кунаклар килде

Делегация матросчы, Суоярвск районын азат итүдә башын салган Бөек Ватан сугышы герое, шагыйрь Нух Идрисов “эзләре” буенча үтте

Карелия Республикасы башлыгы грантлары конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылучы “Карелиянең милли мәдәниятендә хәрби аспектлар” проекты кысаларында Кукмарага бер төркем делегация килде.

Кунаклар арасында “Карелия иҗтимагый оешмаларының ресурс үзәге” ассоциациясенең генераль директоры Николай Оськин, Суоярвск районының туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Наталья Ларионова, Суоярвскның китапханә директоры Ольга Кичманюк, “Чулпан” татар мәдәнияте җәмгыяте” Карелия төбәк иҗтимагый оешмасы активисты Иркин Мухаметшиннар бар иде.
Делегация матросчы, Суоярвск районын азат итүдә башын салган Бөек Ватан сугышы герое, шагыйрь Нух Идрисов “эзләре” буенча үтте. Иң элек алар Түбән Өскебаш мәктәбендә очрашуда катнаштылар, геройның оныклары, якыннары белән очраштылар, аның истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, аннан соң Нух Идрисовның туган авылы Битләнгердәге нигезенә бардылар, кайткач каберенә салырга дип, туфрак алдылар, шулай ук зираттагы обелиск-һәйкәл янында булдылар.
- Суоярвск районын сугыш хәрәкәтләренең “аренасы” дип әйтергә була. Аның территориясендә 20нче гасырның өч зур сугышы узган, һәм аларда бөтен Советлар Союзыннан бик күп солдатлар һәлак булган. Шулар арасында ике герой Татарстан Республикасыннан. Аларның исемнәре урамнарга бирелеп мәңгеләштерелгән. Шуларның берсе Нух Идрисов булса, икенчесе - Советлар Союзы Герое Никита Кайманов, - дип сөйләде Наталья Ларионова. – Безнең районга килеп, кемнән генә сорасагыз да, Нух Идрисовның кем икәнен беләләр. Ел саен үткәрелә торган шигырь сөйләүчеләр конкурсларында аның шигырьләрен яратып сөйлиләр.

Геройның кабере һәрвакыт каралган. Шуңа күрә якыннар борчылып тормасыннар иде, без аны онытмыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев