Кукмарада суд бер ир-атның мотоциклын конфискацияләгән
Кукмара район суды аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 160 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләде.
Кукмара районы прокуратурасы 46 яшьлек җирле кешегә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул исерткеч эчемлек кулланып транспорт йөрткәне өчен административ җаваплылыкка тартылган хәлдә кабат эчеп транспорт руле артына утыруда гаепләнә.
2023 елның 23 апрелендә гаепләнүченең, исерек хәлдә, «Иж Планета-5» мотоциклы белән идарә иткәнлеге ачыклана. Мамадыш-Кукмара-Кәркәүч-Сасмак автоюлының 18нче чакрымында аны полиция хезмәткәрләре туктата. Документларны тикшергәндә аның элегрәк исерек хәлдә транспортта йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Кукмара район суды аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 160 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләде.
Гаепләнүченең мотоциклы дәүләт кеременә конфискацияләнде.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев