Кукмарада намаз укучылар бәйгесе үткәрелә
Бәйгедә балалар гына катнаша.
26 март, шимбә көнне Кукмара Үзәк мәчете бинасында «Намаз укучылар бәйгесе» үткәрелә. Бу хакта Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев хәбәр итте.
Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк:
Беренче төркем – мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1 - 2 сыйныф балалары. Шарты – 2 рикәгатьле намаз укып күрсәтү, кыска сорауларга җавап бирү.
Икенче төркем – 3 - 4 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, «Кунут» догасын, «Аятелкөрси»не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.
Өченче төркем – 5 - 6 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, «Кунут» догасын, «Аятелкөрси»не, Азанны, азан догасын һәм «Аллаһүммә тәкаббәл» догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм «Фатиха» сүрәсенең тәфсирен белү, кыска сорауларга җавап бирү.
Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучыга күчтәнәч бирелә, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм бүләк тапшырыла. Башлана 8 сәг. 30 минутта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев