Янгын Ворошилов урамында була.
117нче янгын сүндерү-коткару частеннан хәбәр итүләренчә, 30 гыйнварда 13.14 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Ворошилов урамындагы йортта котельный яна дигән хәбәр килә.
Утның бина түбәсенә таралу куркынычы була. Янгын нәтиҗәсендә 12 квадрат метр мәйданда котельный яна, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев