Кукмарада юл иминлеге: мототехникада йөрүче балалар игътибар үзәгендә
Соңгы яңалыклар

Кукмарада юл иминлеге: мототехникада йөрүче балалар игътибар үзәгендә

Закон таләбен бозучылар транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә, ә аның скутеры, мопеды, питбайкы яки мотоциклы махсус тукталышка куела.

Җирләр кардан арчылуга, урамнарда питбайкларда йөрүчеләр дә күренә башлый. Рейд вакытында инспекторлар әлеге төр мототехникага да игътибар бирде. Тикшерү барышында кагыйдә бозу очраклары ачыкланмады. 

 - Питбайк ул - спорт инвентаре. Анда бары тик махсус мәйданчыкларда гына йөрергә рөхсәт ителә. Ә менә автомобиль юлына чыккан очракта, ул транспорт чарасы булып саналачак. Питбайк двигателенең ат көче 50 кубка кадәр икән, мондый төр мототранспорт белән идарә итү өчен 16 яшь тулу һәм “М” категорияле йөртү таныклыгы булу мөһим. Ат көче 50 кубтан зуррак икән, руль артына бары тик “А” категорияле транспорт йөртү таныклыгы булганнар гына утыра ала. Әлеге таныклык исә 18 яше тулганнарга гына бирелә. Мондый төр мототранспортны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә куярга, иминиятләштерергә дә кирәк, - ди район дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы Ранил Гыйниятуллин. - Закон таләбен бозучылар транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә, ә аның скутеры, мопеды, питбайкы яки мотоциклы махсус тукталышка куела.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев