Өченче балага билгеләнгән 100 мең сум акчаны быел 10 ана алган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлекләрендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнде. Әгәр әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса - 50 мең сум, 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайтса, 100 мең сум акча түләнәчәк. Районда ел башыннан беренче балага билгеләнгән 50 мең сум акчаны – 63, өченче балага билгеләнгән 100 мең сум акчаны 10 ана алган.
Иске Юмья авылыннан Регина Андреева (рәсемдә) 50 мең сумга ия булды.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев