Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара янгын-коткару часте республикада беренче урында

Янгын сүндерүчеләр өчен 2018 ел шактый киеренке булган. Дежур торучы каравылга тревога сигналы буенча 140 тапкыр юлга кузгалырга туры килгән

Ел башында һәр оешма-предприятие  үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясый. Кукмара 117нче янгын-коткару частеның нәтиҗәләре канәгатьләнерлек: республиканың авыл районнары частьлары арасында ул иң яхшысы дип табылды, мактаулы 1нче урынны яулады.

Янгын сүндерүчеләр өчен 2018 ел шактый киеренке булган. Дежур торучы каравылга тревога сигналы буенча 140 тапкыр юлга кузгалырга туры килгән. Шуның З1 очрагында - хуҗалыкларда, биналарда чыккан янгыннарны, 4сендә - коры үләнгә һәм 19 очракта чүпләргә капкан утны сүндергәннәр. Юл-транспорт фаҗигаләре булган урыннарга 16 тапкыр барылган. Ел дәвамында башка төрле хәлләр: әйтик, пешерергә куелган азык көеп төтенләве, электр чыбыгындагы кыска ялганыш белән очрашканнар. Һәркайсында ярдәмгә ашыкканнар. Табигатьтә эзләү-коткару эшләрендә дә катнашулары мәгълүм. Район эчке эшләр бүлеге белән үзара ярдәм кысаларында байтак бәлаләрне булдырмый калганнар: мәсәлән, ишекне ватып ачып керү (18 тапкыр), ут төртү белән янаучыны туктату, шикле әйберне тикшерү (2 тапкыр), автомобильне боз кочагыннан коткару. Моннан тыш, бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын саклау да аларның вазыйфасына керә.

Янгын-коткару часте үз хезмәткәрләренең һөнәри күнекмәләрен даими камилләштерүне бурыч итеп куя. Үткән елда, мәсәлән, 17 тапкыр өйрәнүләр үткәрелгән, шуларның өчесе – район эчке эшләр бүлеге белән берлектә.

Бу өлкәдә хезмәт куючыларны тормыш сагында торучылар, дип атыйлар. Чөнки алар үз юлында бернәрсәне дә аямый торган иң куркыныч афәтләрнең берсе – янгынга каршы көрәшәләр. Кукмара  янгын-коткару часте җитәкчесе, эчке эшләр капитаны Илмир Хәбибрахманов әйтүенә караганда, үткән елда районда 33 ут чыгу очрагы булган, шуның 2сендә хуҗалар үз көчләре белән сүндергән. Янгында 2 кешенең гомере өзелгән, 1 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше коткарып калынган. Янгын китергән матди зыян 3 миллион 111 мең сум тәшкил иткән.

Ут чыгуның төп сәбәпләре: электр җиһазларыннан һәм көнкүреш электр приборларыннан, мичтән  файдалану кагыйдәләрен бозу, тәмәке тарткан вакыттагы саксызлык, ут белән эшләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, яшен сугу һәм башкалар. Иң аянычлысы һәм акылга сыймый торганы: чит кеше милеген аңлы рәвештә юк итү яки зыян салу. Мондый хәл бер генә дә түгел, биш булган.

Әйтергә генә ансат: ялкын телләре 18 бинаны һәм корылманы, шул исәптән 1 балалар бакчасын, шәхси  эшмәкәрнең тимердән чүкеп ясала торган эшләнмәләр җитештерү бинасын, 1 йорт, 4 мунча, 6 сарайны кара күмергә әйләндергән, 3 торак йортка, 1 азык кухнясы һәм сарайга, 2 шәхси гаражга һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең ашлык киптерү җайланмасына зыян китергән.

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталыгы, килешеп эшләве нәтиҗәсендә, 67 бина һәм корылма, шул исәптән 20 торак йорт, 15 гараж, 16 мунча, 13 сарай, 2 җитештерү цехы, 1 башлангыч мәктәп уттан саклап калынган.

Ялкын  ялмап алган матди байлыкларны яңадан булдырып була, ә менә һәлак булганнарны кайтару мөмкин түгел. Алда әйтелгәнчә, үткән елда ут казасы ике кешене якты дөньядан алып киткән: Тарлау авылыннан Фәнзилә Вафина һәм Кукмарадан Гөлфәния Галләмованы. Якыннары өчен гомерлек  авыр хәсрәт бу. Шуңа күрә ут белән бик сак булырга кирәк.

Янгын-коткару часте хезмәткәрләренең эшләре куркыныч, авыр һәм хөрмәткә лаек. Әмма, янгын темасы белән шаярырга ярамаса да, дежур каравылга ялган шалтыратулар да була икән. Үткән елда шундый 16 чакыру буенча барырга туры килгән. Ә бит ялганчыларга административ җәза каралган, телефонга үрелгәндә алар бу хакта уйламый, күрәсең. Янгын сүндерүчеләрнең вакытларын алам, дигән уй да кермидер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk