Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара якташлар җәмгыяте рәисе Фәрхәт Хөснетдинов якташларны бәйрәм белән котлый

"Безнең район тотрыклы үсүен дәвам итте, монда һәр кешенең өлеше бар", - диелә котлауда

Хөрмәтле райондашлар,якташлар!

Сезне ихлас күңелдән Яңа 2019 ел белән котлыйм!

Яңа ел бәйрәмнәре һәрвакыт үзенчәлекле булган. Алар игелеклелек, күңел җылысы, йорт яме һәм, билгеле инде, иң изге теләкләрнең һичшиксез үтәләчәгенә ышаныч белән сугарылган.

Яңа 2019 елга кергәндә без үткән елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел гади булмады, ул кызыклы мөһим вакыйгалар белән тулы иде, без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый алдык. Безнең район тотрыклы үсүен дәвам итте, монда һәр кешенең өлеше бар. Без бергәләп билгеләгән максатларга бардык, бергәләп кече Ватаныбыз өчен хезмәт иттек. Туган як иминлеге өчен үзенең көндәлек хезмәте белән гомуми эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт белдерәм.

Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга иң җылы теләкләр, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, игелекле кешелек мөнәсәбәтләре, җылылык һәм шатлыклар алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын! Яңа елда барлык изге теләкләрегез тормышка ашсын!Ихлас күңелдән Яңа 2019 ел белән котлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев