Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының бер авылында торак йорт һәм ике сарай янган

Фаҗига Чуллы авылында килеп чыга.

Кукмара районындагы бер авылда янгын чыга һәм бер хуҗалыкның йорты, каралты-куралары, икенчесенең каралтысы кара күмергә әйләнә. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
4 июльдә, сәгать 00:42дә 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмара районының Чуллы авылы, Хаҗи Закиров урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йорт, хуҗалык корылмаларын, шулай ук күрше йортның сараен ут чолгап алган була.
Янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләрен күршеләре каршы ала һәм эчтә кешеләр булмавын, яна торган торак йорт хуҗасының өйдән үзе чыгуын хәбәр итә.
Фаҗига нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 105 квадрат метр булган торак йорт һәм сарай, гомуми мәйданы 42 квадрат метр булган күршеләренең хуҗалык корылмасы яна.
Янгын вакытында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев