Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында узган тәүлектә коронавирусның өч очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясенең 43 851 очрагы расланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 102 пациентта ачыкланган. Авыруны алты кеше республикадан читтә, калган очракларда аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«47 кеше хастаханәгә салынган, 55 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомство хәбәрендә.

102 очракның яртысы диярлек - алтмышы Казанга туры килә. Шулай ук Чаллыда12 һәм Алабуга районында алты кеше зарарланган. Буа һәм Яшел Үзән районнарында дүртәр яңа пациент ачыкланган, Кукмара белән Түбән Камада өчәр һәм икешәр авыру Зәй һәм Менделеевск районнарында теркәлгән. Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнарында берәр кеше чир эләктергән.

Шулай итеп, пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясенең 43 851 очрагы расланган. Беренче вакцинацияне 2 301 976 кеше узды, икенче дозаны 1 863 587 кеше алды. Республиканың 141 978 кешесе ревакция узды, дип яза «Татар-информ» МА.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk