Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 87 850 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 3 600 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 яшькә кадәрге балалар – 416 кеше. 370 кеше дәваханәгә салынган.

Казанда коронавирус йоктыруның 1 294, Яр Чаллыда – 523 очрагы ачыкланган. Авыручылар барлыгы 42 районда теркәлгән, шуларның 2 - Кукмара районында.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 87 850 очрагы теркәлгән, 56 865 кеше терелгән, шул исәптән 2 792 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев