Кукмара районы имам-мөхтәсибе мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады
«Айларның солтаны, гафу ителү һәм гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру чоры булган Рамазан ае мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.
Хөрмәтле райондашлар, мөселман туганнар! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән сезне Рамазан ае белән ихлас тәбрик итәм. Айларның солтаны, гафу ителү һәм гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру чоры булган Рамазан ае мөбарәк булсын!
2 апрельдән барыбыз да, Аллаһының ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлаячакбыз. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын): «Әгәр дә кешеләр Рамазан аеның өстенлек-фазыйләтләрен белсәләр, бу айның ел буе дәвам ителүен теләрләр иде», - диде.
Йә Раббыбыз, Рамазан аеның нинди кадерле һәм изге «кунак» булуын истән чыгармыйча, шушы гыйбадәттә үткәрергә насыйп әйләсәң!
Ихтирам һәм изге догалар белән район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев