Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы фельдшеры грипптан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде

Һава торышының үзгәреп торуы йөрәк-кан тамыры, тын юллары, хроник үпкә авырулары белән интегүчеләргә аеруча йогынты ясый.

Тотрыксыз һава торышының сәламәтлеккә зыяны зур, ди Нырты авылы фельдшеры Суфыя Гатауллина.

“Тотрыксыз һава торышының сәламәтлеккә зыяны турында да укып-ишетеп беләбез. Ул йөрәк-кан тамыры, тын юллары, хроник үпкә авырулары белән интегүчеләргә аеруча кыен. Көн җылы булгач, вируслар да күпләп үрчи”, - ди фельдшер.

Яңа елга кадәр салкын тиеп күбрәк өлкәннәр авырган булса, хәзер балалар, башлыча мәктәп укучылары чирли икән. Кайберләренең тән температуралары хәтта 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Өйләргә чакырулар соңгы вакытта аеруча күбәйде, дип билгеләп үтте фельдшер.

“Көннәр бераз салкынайтып җибәрсә, бәлки вируслар үләр, халык азрак җиңел сулыш алыр иде, дип өметләнәм. Юкса, бер тапкыр савыгып җитмәгән килеш икенче тапкырын авыручылар да бар. Авыруларга бирешмәс өчен организмны ныгыту, чыныктыру процедураларына эпидемия сезоны башланганчы ук керешергә кирәк. Аякларны салкынча су агызылган табакка тыгып утыру, тәнне юеш сөлге белән сөртүнең файдасы зур. Ә инде авырган чорда күп итеп витаминлы төнәтмәләр, гөлҗимеш, лимон салынган чәйләр эчү мөһим. Шулай ук сарымсак, суганнан курыкмаска, ваклап өстәлләргә куярга, ашарга да кирәк. Аннары саф һавада йөрүне дә зыянлы дип әйтмәс идем”, - киңәш итте Суфыя Гатауллина.

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев