Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе: «Күңелдә улым өчен горурлык хисе»

Зур Сәрдек авылы егете Самат Минимуллинның илебез чикләрен саклауга алынуына тиздән дүрт ел тула. Махсус хәрби операция барышында ул Россия Федерациясе Саклану министры карары белән ике тапкыр «Сугышчан батырлыклар өчен» медале белән бүләкләнә. «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» исемен йөртә.

Саматка шушы көннәрдә генә 24 яшь тулган. Инде Саба аграр көллиятендә белем алганда ук ул контракт төзеп хезмәт итәргә китү уе белән яна башлый. 

«Улыбыз Зур Сәрдек гимназиясенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Сабага укырга керде. Беренче курста: «Әни, мин контракт төзиячәкмен», — диде. Шул вакытта аңа: «Әй улым, алда тагын өч ел укыйсың бар бит, әле „кырыкка кырланырсыз“, — дип җавап бирдем мин. „Кырланмады“. Шул фикере диплом алганчы күңелендә йөрде. Һәм укуын тәмамлауга контракт төзеп, хезмәт итәргә китеп барды», — ди әнисе Гөлнара.

Махсус хәрби операция игълан ителгәндә, Саматның армия хезмәтен төгәлләргә санаулы көннәре калган була. Аларны иң элек кыска сроклы өйрәнүләргә алып китәләр һәм озак та үтми, беренчеләрдән булып, ул сугышчан иптәшләре белән яу кырына озатыла. Шулай итеп, Самат, үзенә «Сэм» позывноен алып, махсус хәрби операция башланганнан бирле илебезнең азатлыгы өчен көрәшә. Мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итүче якташыбыз КамАЗ машинасын йөртә, сугышчыларга азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташый. 

...Абзар-курадагы эшләрен төгәлләп, күпсанлы терлекләрен ашатып, барлап өйгә кергәннән соң, Гөлнара һәм Рафил Минимуллиннар телевизор каршысына утыра. Инде өч елга якын кичке сәгать алтыда һәм тугызда яңалыкларны карап алу — аларның көндәлек эше. Чөнки күңелләре белән яхшырак хәбәр ишетелмәсме, бәлки Саматны күреп алырбыз дип өметләнәләр. «Элек хәбәрләрне тыңлауга ис тә китми иде. Улың шул якларда булгач, яңалыкларны карыйсың икән ул», — ди әнисе. 

Самат шушы еллар эчендә берничә тапкыр кыска сроклы ялга кайта. 

«Элек тә Самат күп сөйләшми торган иде. Хәзер дә холкы үзгәрмәгән, сораштырып карыйбыз, берни дә сөйләми. Ашау ягы буенча да сүз әйтми, зарланмый. Ул көн саен иртә-кич хәбәргә чыгарга тырыша, күбрәк ватсап аша: „Әни, хәлләрегез ничек?! Минеке әйбәт, Аллага шөкер, мин исән-сау“, — дип язып җибәрә. Иртәнге яки кичке хәбәре булмаса, күңел тыпырчына башлый инде. Рафил генә ир кеше буларак эчтән уйланса да, мине борчылма, вакыты булмагандыр дип тынычландыра. Әлбәттә, сүз дә юк, улыбыз өчен күңелдә горурлык хисе бар. Исән-сау булып, туган нигезенә кайтырга гына язсын инде. Зарланып та, мескенләнеп тә әйтүем түгел: Самат өчен районнан, җирлектән бернинди дә ташламалар күргәнебез юк. Башка җирлекләрдә булганын ишеткәләгәнгә күрә, әзрәк күңел генә үртәлеп куя», — ди Гөлнара.

Зур Сәрдек җирлегендәге яшьләрнең сәнгать һәм спорт өлкәсендә бик актив булуларын белеп, күреп, ишетеп торабыз. Самат та сәхнәне үз иткән. 

«Ул шундый матур җырлый. Спектакльләрдә уйный. Сабада укыганда көллият студентларының театр студиясе белән гастрольләргә йөргәндә безнең авыл сәхнәсендә дә спектакль куйганнар иде. Тәртипле, тыйнак, спортчы авылдашыбыз ул безнең. Саматның исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез», — ди авыл мәдәният йорты хореографы Альмира Шәймәрданова.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев